420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда язгы чәчү техникасы әзерлеге 100 процент дәрәҗәсендә диярлек. Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта шулай дип хәбәр итте.
«Чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 680 чәчүлек комплексы кулланылачак», — диде министр.
Марат Җәббаров сүзләренчә, барлык төр техника буенча әзерлек 100 процент дип әйтергә була.