420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә дәүләттән 4,5 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Ул бюджеттан барлыгы 6 млрд сум субсидия каралганын әйтте. Акчаның 75 проценты хуҗалыкларга инде барып ирешкән.
Министр әйтүенчә, 2020 елга дәүләт ярдәме 15,1 млрд сум тәшкил итә, шуның 10 млрд сумы — республика казнасыннан, 5,1 млрд сум — федераль бюджет акчасы.
Эш башлаучы фермерларга, гаилә фермаларына, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 900 млн сум күләмендә грантлар каралган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 477,5 млн сум субсидияләр бүлеп биреләчәк.