news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республикада он запасы җитәрлек булуын әйтте

Киләчәктә арыш чәчү мәйданнарын арттыруга игътибар биреләчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республикада он запасы җитәрлек булуын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда он запаслары җитәрлек. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Он мәсьәләсе көн үзәгендә. Бүген он запаслары җитәрлек, зур проблемалар юк», — диде министр. Ул ике атна элек интервенцион федераль фонд булдырылганын, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре икмәкне арзанрак бәядән сатып алуга гариза бирә алуын искәртте.

Марат Җәббаров Россиядә ун ел эчендә арыш игү мәйданнары ун тапкыр кимегәнен әйтте. «Бүген арыш белән проблемалар бар. Татарстанда быел арыш мәйданнарын бераз арттырдык, киләчәктә бу мәсьәләләргә игътибар бирәчәкбез», — диде.

«Әйткәнемчә, Татарстанда он белән проблемалар юк. Республика социаль икмәк буенча килограммы өчен өч сумын кире кайтара. 2020 елның беренче кварталында безнең икмәк пешерүчеләргә 30 млн сумга якын акчаны кире кайтардылар. Бу мәсьәлә хәл ителеп килә», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100