Яшел Үзән районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәйге уздырып тикшерделәр

Нәтиҗә буенча беренчелеккә "ВЗП Заволжья" ширкәте чыккан, икенчедә – "Тау Иле", өченчедә – "Күгәй" хуҗалыгы.
(Яшел Үзән, 21 апрель, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәйге уздырып тикшерделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Җиңүчеләрне, составына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм башкалар кергән жюри әгъзалары билгеләде.Комиссия район буенча 6 хуҗалыкны карап чыкты. Тикшерү барышында язгы кыр эшләренә техниканың төзеклегенә, әзерлегенә хезмәтне саклау тәртибенә басым ясалды.Нәтиҗә буенча беренчелеккә "ВЗП Заволжья" ширкәте чыккан, икенчедә – "Тау Иле", өченчедә – "Күгәй" хуҗалыгы.Бүгенге көндә район кырларында дым каплату белән шөгыльләнәләр, ашлама сибәләр. Шушы көннәрдә чәчүгә дә керешәчәкләр.