news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Спас районында көзге бодайларны тукландыру эшләрен тәмамлаган хуҗалыклар бар
Быел яз иртә килгәнлектән, хуҗалык механизаторлары басуга узган елдагыга караганда ике атнага алданрак чыкты.
Скопировать ссылку

spas-rt.ru/
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы Никольский авылында Андрей Синицын крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары көзге бодай басуларын тукландыруны тәмамладылар, инде сөрелгән мәйданнарда тырмалау эшләре дә бүген-иртәгә бетәргә тиеш. Бу хакта җирле басма яза.
Быел яз иртә килгәнлектән, хуҗалык механизаторлары басуга узган елдагыга караганда ике атнага алданрак чыкты. Һава шартларының да нәтиҗәле эшләү өчен әйбәт торуын әйтергә кирәк. Хуҗалыкның чәчү мәйданнары 1520 гектар тәшкил итә. Быел тагын 400 гектарны арендага алганнар.
300 гектардагы көзге культураларны аммиак селитрасы белән МТЗ-82 тракторына тагылган агрегат ярдәмендә Ринат Зарипов тукландырган, ашламаны басуга шундый ук маркадагы трактор белән Андрей Щелкунов ташып торган.
800 гектардагы басуда туфрак тырмалау белән Александр Тужилкин, Виктор Панчугин һәм Александр Субботкин мәшгуль. Механизаторлар К-700 һәм Т-150 тракторларыннан нәтиҗәле файдаланалар.
Механизаторларның югары күрсәткечләргә ирешеп эшләвендә техниканың алдан ук яхшы итеп әзерләп куелуы да үз ролен уйный. Хуҗалыкта ягулык-майлау материалларын, минераль ашламаларны алдан ук кирәк кадәр күләмдә туплап куйганнар. Башка оештыру мәсьәләләре дә хәл ителгән.
Бу язда механизаторлар алдында 800 гектарда арпа, тары, көнбагыш һәм карабодай чәчү бурычы тора. Техника ышанычлы булганда, никольскилыларның быел да сынатмаячакларына бер шик юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot