Марат Җәббаров: Терлекчелек тармагында акчалата керем 9 процентка артты

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республикада нәселле терлекчелекнең торышы хакында сөйләде.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 2019 елның ике аенда Татарстанның терлекчелек тармагында акчалата керем 11,9 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка артыграк. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, хисап чорында авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 221 мең тонна сөт савып алынган (+16,5 мең тонна), 67,6 мең тонна терлек һәм кош (+3,8 мең тонна) үстерелгән.

Аның сүзләренчә, терлекчелекне нәтиҗәле үстерүдә тотрыклы нәсел базасын формалаштыру төп фактор булып тора. Республиканың 24 районында 74 нәсел заводы һәм репродуктор үз эшчәнлеген алып бара. Татарстанда шулай ук 54 нәсел хуҗалыгы бар, аларда 60 меңнән артык сыер исәпләнә. Республика, нәселле сыерлар саны буенча ил төбәкләре рейтингында Ленинград өлкәсеннән генә калышып, икенче урынны били.

Министр республикадагы сыерларның 26 проценты нәселле терлек булуын һәм иҗтимагый секторда җитештерелгән сөтнең 35 проценты шуларга туры килүен искәртте. 2019 елда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сыерларның продуктивлыгы – 5847 килограмм, нәсел хуҗалыкларында 7620 килограмм (2018 елга карата үсеш – 6 процент) тәшкил иткән. 2020 елда әлеге күрсәткечне 8 мең килограммга җиткерү бурычы куелган.