Чистай районында атлар асраучы фермер 3 миллион сум грант алган

Илкүләм проект кысаларында Татарстанда эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен «Агростартап» программасы буенча 6 млн сумга кадәр грант алып була.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Чистай районының Луч бистәсендә яшәүче Фәридә Яруллина.үз хезмәт карьерасы юлында ул гарәп теленнән тәрҗемәче булып та эшләп ала. Нәтиҗәдә, фермер булып китә, хәзер ул атлар үрчетә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда «Агростартап» программасы барлыкка килгәндә, аның инде беркадәр эшкуарлык тәҗрибәсе була. Аның 1000 квадрат метрлы ат фермасы һәм 9 аты була. Фәридә бәхетен сынап карарга ниятли.

Нияте тормышка аша. Төпле бизнес-проект әзерләп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 3 миллион сум күләмендә грант ала.

"«Агростартап» буенча минем төп бурыч — өч ел эчендә атлар санын сиксән башка җиткерү", — ди Фәридә Яруллина. Бу планның тормышка ашасына ул ышана.

Илкүләм проект кысаларында Татарстанда эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен «Агростартап» программасы буенча 6 млн сумга кадәр грант алып була. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә.