Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Минзәлә районында 3,3 млрд сумлык сөт комплексы төзеләчәк
Объектны өч ел эчендә төзергә планлаштыралар.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районы Балтай авылында 3,3 млрд сумлык сөт комплексы төзеләчәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров букөннәрдә Минзәлә районында булды, анда аңа 6 мең сыерга исәпләнгән яңа сөтчелек комплексы тәкъдим иттеләр. Объект 2021-2023 елларда ике этапта төзеләчәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Балтай авылында модернизацияләнгән фермага бәя бирде. Монда савым сыерлары өчен комплекс төзүгә әзерлек алып барыла. Яңа инвестор бу объектка 1,2 млрд сум акча керткән инде. Даниядән һәм Эстониядән нәселле таналар сатып алынган, ферма яңартылган, яңа җайланмалар урнаштырылган.
Министр шулай ук районның хисап сессиясендә катнашты. Утырышта ул муниципалитетның игенчелек буенча гаять зур резервлары барлыгын әйтте. Агросәнәгать комплексының йомгаклау рейтингы буенча узган елда Минзәлә районы 14нче урынны алды, җиде позициягә күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз