news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында яшәүче ит ыслап сата башлаган

Ыслатырга каз, сыер ите дә китерәләр икән.

Чирмешән районында яшәүче ит ыслап сата башлаган
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 21 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кара Чишмә авылында яшәүче Илаловлар гел үзләренә шөгыль табып тора. Элегрәк ун баштан күбрәк сыер асрасалар, бүген өч үгез симертәләр. Соңгы арада монда Әлмәт, Лениногорск, Азнакай якларыннан ит ыслатырга заказ бирәләр икән.

«Хәллерәк кешеләр итнең ысланганын ярата, күбрәк ат итенә өстенлек бирәләр. Безнең „цех“ зур түгел, бер камера гына эшли. Салкын һәм кайнар ыслау камерасы кечкенә суыткыч кадәр тартма инде. Аны заказ буенча кайтарттык. Электрдан эшли. Берьюлы бер бот ит ыслап була», — Радик Илалов.

Кирәк очракка, Илаловлар камера куелган вагончыкта кечкенә ике суыткыч та тоталар. Ыслатырга каз, сыер ите дә китерәләр икән.

«Бу шөгыльнең серләрен интернетта, китаплардан укып өйрәнәм. Гел камера тирәсендә тормыйм, нефть тармагында эшлим.

news_right_1
news_right_2
news_bot