news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Сосновский балтырганы иң күп үскән районнар аталды

Республикада Сосновский балтырганы үскән бер мең гектардан артык җир мәйданнары билгеле.

Татарстанда Сосновский балтырганы иң күп үскән районнар аталды
pixabay.com

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Сосновский балтырганы иң күп үскән районнар билгеле. Бу хакта Дәүләт Советында Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов сөйләде.

Татарстанда Сосновский балтырганы үскән бер мең гектардан артык җир мәйданнары ачыкланганын әйтте. Иң зур мәйданнар - Питрәч, Биектау, Балтач, Арча һәм Түбән Кама районнарында, Казанда.

«Аеруча куркыныч чүп үләннәренә, шул исәптән Сосновский батырганына каршы көрәш буенча ведомство программасы расланды», — диде ул. Бу максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелүен әйтте. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхознадзор идарәсе эш башлаган.

Татарстанда 2012 елда Сосновский балтырганы 109 гектар җирдә булган, 2018 елда 536 гектарга җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100