news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан умарталарга чип кую буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

Республикада умарталыкларга паспорт ясау төгәлләнгәннән соң, чиплау үткәрергә җыеналар.

Татарстан умарталарга чип кую буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда умарталарга чип урнаштыру буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәләр. Чиплау республика умарталыкларын паспортлаштырганнан соң киләсе адым булачак. Бу хакта бүген умартачылар форумында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов хәбәр итте.

«Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәбез, анда һәр умартага махсус прибор — саный торган бирка куялар. Тик бу паспортлаштырылганнан соң булачак. Без моңа озакламый тотыначакбыз. Быел ук булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде Латыйпов.

Татарстанда 3 меңгә якын умарталык паспортлаштыру узган. Хәзерге вакытта республикада 14,7 меңнән артык умарталык исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100