news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов мал табибларына кытлык кичергән районнарны атады

«Һәр авыл хуҗалыгы оешмасында ветеринария табибы яки фельдшеры булырга тиеш», — ди идарә башлыгы.

(Буа, 21 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов мал табибларына ихтыяҗ булган районнарны атады. Белгечләр җитешмәү проблемасы турында ул Буа ветеринария техникумында узган очрашуда сөйләде.

Ул бүген дәүләт ветеринария хезмәтендә 2 меңгә якын хезмәткәр исәпләнүен, 1700 дән артыгы ветеринария белгечләре булуын әйтте. Дәүләт хезмәтендә кадрлар белән тәэминат республика буенча 95 процент, тик производствода 80 процент кына булуын билгеләп узды.

Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, кирәкле белгечләр саны 50 проценттан да түбәнрәк районнар бар. 1 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Кама Тамагында ул - 41, Югары Осланда - 43, Чирмешәндә - 45, Балык Бистәсендә - 41 процент.

«Яртысыннан артыгында мал табиблары юк дигән сүз. Бу ихтыяҗны ветеринария берләшмәләреннән белгечләр капларга мәҗбүр, ә бу хезмәткәрләргә өстәмә эш күләме. Ә терлеккә ярдәм гел кирәк, һәр авыл хуҗалыгы оешмасында ветеринария табибы яки фельдшеры булырга тиеш», — ди идарә башлыгы. Белгечләр белән 100 процент дәрәҗәдә тәэмин ителгән авыл хуҗалыгы оешмалары - Саба, Балтач, Сарман, Чүпрәле, Кукмара районнарында.

Алмаз Хисаметдинов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, Казан дәүләт ветеринария академиясе белән берлектә, укыту уздырылганын искәртте. Беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәнгән кешегә ветеринар санитар белгечлеге бирелә. Ул хәзергә барлыгы 600 дән артык кеше укытылганын әйтте.

Идарә җитәкчесе, шулай ук, ветеринария техникумын тәмамлаган студентлар Казан дәүләт ветеринария академиясенә икенче курска читтән торып уку бүлегенә керә алуын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100