Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтеш районы Олы Тархан авыл җирлегендә эш проблемасы җитди
Бүген җирлектә 538 эшкә яраклы кеше яши
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Тәтеш районының Олы Тархан авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.
Җирлектә 1375 кеше яши, шул исәптән 538е хезмәткә яраклылар, 500е пенсионерлар. Яшь белгечләргә тораклар төзүнең дәүләт программасы буенча 15 йорт салынган. Район башлыгы Валерий Чершинцев якын киләчәктә ясалма өслекле волейбол мәйданчыгы булыр, ул кышын хоккей кыры булып хезмәт итәчәк, дип вәгъдә итте. Яшьләр волейбол, баскетбол, милли көрәш белән мәктәпнең спорт залында шөгыльләнгәннәр, әмма, ни аяныч, ул авария хәлендә.
Эш табу белән дә проблемалар бар. Җитештерү күләмнәре зур булган элекке урман хуҗалыгы хәзер юк, кошчылык фабрикасы да ябык, сөт заводы, атлар фермасы, “Сельхозхимия”, аэродром һәм башкаларны искә төшереп сөйләргә генә кала. Шулай булгач, яшьләргә эшне читтән эзләргә туры килә. Киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләре Тарханның көнчыгышында булыр кебек - анда “Тарханская” дип йөртеләчәк минераль су чыгару буенча эзләү эшләре алып барыла, инде 3 скважина борауланган. Район башлыгының минераль суга өмете зур. Су тутыру линиясен төзү – ул өстәмә эш урыннары гына түгел, ә кайчандыр бик зур булган шушы авылны үстерүнең бер дигән мөмкинлекләре дә.
Җирлек авылларында барлыгы 543 торак йорт бар, су үткәргеч юк. Хәер, 177 кишәрлек һәм 192 йорт теркәлмәгән дә, дип җыен барышы белән таныштыра “Тәтеш таңнары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз