Кукмараның Поршур авылында бозауларга сөтне яңа җайланма - сөт таксие ярдәмендә эчертәләр

Сыерларның азык рационы 15 төрле кушылманы берләштерә

 (Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Унике ел элек Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгына кушылу Лельвиж авылы халкы өчен, мөгаен, иң зур отыш булгандыр. Чөнки шушы еллар дәвамында биредә хуҗалык итү тамырдан үзгәрде, күрсәткечләр дә елдан-ел яхшыра бара.

Бер авыллы җирлектә 575 кеше яшәсә, шуларның 180е авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Шуңа күмәк хуҗалыкның икътисади хәле аларның тормыш-көнкүрешендә чагылыш тапмый калмый. Әнә, узган ел хуҗалыкта эшләүчеләр барлыгы бергә исәпләгәндә, 18 миллион сум хезмәт хакы алганнар. Җирлек кассасына салымнардан кергән акча социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә дигән сүз. Яңа сафка басып килгән чиркәү төзелешенә дә авыл җирлеге 100 мең сум акча күчергән.

Башта аерым агрофирма буларак көн күргән Лельвиж узган елның җәеннән Вахитов исемендәге хуҗалыкның бер бүлекчәсе буларак эшли башлаган. Кушылучыларның урыннарын үзгәрткәннән сумма үзгәрмәгән кебек, бу үзгәреш тә зыянга булмаган, исәп-хисап эшләрен генә җиңеләйткән.

Елны 128 миллион сум керем алып төгәлләгәннәр, шуның 41 миллион сумы – саф табыш. Керемнең 62 проценты сөт сатудан алына. Узган ел һәр сыердан уртача 8600 килограмм сөт савылган. Бүген сыерларның уртача көнлек продуктлылыгы 24 килограмм тәшкил итә.

Быелның беренче ае да уңышлы булган: узган елның гыйнварына караганда акча кереме 3 миллион 500 мең сумга күбрәк алынган. Акча булгач, яңа техника сатып алырга, төзелешләр алып барырга мөмкинлек табыла. Лельвиҗда да узган ел 8 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарылган. Машина-трактор паркында бер ташландык бинага реконструкция ясап, аны җылы гараж, авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү цехы итеп үзгәрткәннәр. Хәзер кышкы салкыннар куркыныч түгел: цех утын ягып җылытыла. Тирә-юньдәге чисталык да игътибарны җәлеп итә.

Тәртип, оешканлыкның нәтиҗәсе күренә: язгы кыр эшләрендә катнашачак техника инде тулысы белән әзерлек сызыгына куелган. Март аенда чәчү эшләренә керешәсе булса, биредә көнендә үк җыенып, кырга чыгып китәрләр иде. Минераль ашламаларны да алдан ук хәстәрләп куйганнар.

Лельвиж, Поршур фермалары да төзеклеге, чисталыгы белән аерылып тора. Биналары гына түгел, абзарлар эчендәге маллары да сокланырлык. Алардан югары продукция алу өчен нинди генә мөмкинлекләрне эшкә җикмиләр. Сыерларның азык рационы 15 төрле кушылманы берләштерә. Поршурда бозауларга сөтне яңа җайланма – сөт таксие ярдәмендә эчертә башлаганнар, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.