news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кулланышта булмаган 113 мең гектар җирнең 45 меңе әйләнешкә кертелгән

Узган елда җир күзәтчелеге бүлеге тарафыннан җир законнарын үтәмәү буенча 2300 дән артык очрак ачыкланган.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Былтыр Татарстанда кулланышта булмаган 113 мең гектар җир ачыкланган. Шуның 45 мең гектары әйләнешкә кайтарылган.

Бу хакта коллегия утырышында Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Галиев сөйләде. 2020 елда әйләнешкә 36 мең гектарга якын җир кертелгән булган, бу алдагы елга караганда, өч тапкыр күбрәк.

Илнур Галиев әйтүенчә, файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклау Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзор идарәсе һәм Иннополис университетының уртак тырышлык нәтиҗәсе. Моның өчен ясалма интеллект технологияләре кулланыла.

«Барлык районнарда муниципаль җир контроле буенча семинар-киңәшмәләр үткәрелде, бөтен кирәкле документ үрнәкләре тапшырылды. Идарә адресына 133 тикшерү акты тапшырылды. Бер акт тапшырмаган районнар да күп. Димәк, аларда муниципаль җир контроле тиешенчә көйләнмәгән», — диде Илнур Галиев.

Ул узган елда җир күзәтчелеге бүлеге тарафыннан җир законнарын үтәмәү буенча 2300 дән артык очрак ачыкланганын әйтте. Бу, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Алты миллион сумнан артык штраф салынган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100