news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россельхознадзор: Бал кортлары үлемендә авыл хуҗалыгы оешмалары гына гаепле түгел

«Кайвакыт умартачылар үзләре басуларда планлаштырыла торган химик эшкәртүләр туында мәгълүматка игътибарсыз була», — диде Илнур Галиев.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бал кортлары үлемендә һәрвакытта да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре гаепле түгел. Россельхознадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Галиев коллегия утырышында шулай дип белдерде.

«Кайвакыт умартачылар үзләре басуларда планлаштырыла торган химик эшкәртүләр туында мәгълүматка игътибарсыз була, ә бу хакта алдан массакүләм мәгълүмат чараларында әйтелгән була. Мәсәлән, мондый очраклар Мөслим, Арча, Мамадыш, Кама Тамагы районнарында булды», — диде ул. 

Илнур Галиев сүзләренчә, бу проблеманы хәл итүгә умартачылар һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр арасында конструктив диалог һәм ике яктан да таләпләрне үтәү хисабына гына ирешеп була. 

Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү өлкәсендә вәкаләтләре кысаларында, идарә тарафыннан, басуларны пестицидлар белән агулагач, бал кортлары үлеме белән бәйле 10 нан артык мөрәҗәгать каралган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тикшерүләр үткәрелгән, алты очракта пестицидларны куллану регламентлары бозылу ачыкланган. Хокук бозуларга юл куйган гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100