news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Татарстанда быел яңа 35 терлекчелек фермасы кулланышка кертелә

Бу комплекслар өчен Россиянең башка өлкәләре һәм чит илләрдән нәселле таналар сатып алу планлаштырыла.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел 30 мең баш сыерга исәпләнгән 35 терлекчелек фермасы кулланышка кертелә.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында хәбәр итте. 

Бу комплекслар өчен Россиянең башка өлкәләре һәм чит илләрдән нәселле таналар сатып алу планлаштырыла. Министр былтыр 15 мең баш терлеккә 20 яңа сөтчелек фермасы файдалануга тапшырылганын әйтте. Комплексларны тутыру өчен 17 мең баштан артык тана читтән кертелгән.

«Яңа сөтчелек комплекслары төзелеп, ел саен җитештерүне 2-3 процентка арттыруга ирешелә. Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җитештерүне арттыру өчен көтүлек һәм терлек ашату белән идарә программалары актив кертелә», — диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100