news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Увайдов: Җирле үзидарә башлыгы бераз ветеринар да булырга тиеш

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары, йогышлы авырулар кергән очракта дөрес эш итү өчен, өйрәнүләр уздырырга кирәклеген әйтте.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов авыл җирлеге башлыгы ветеринария өлкәсе проблемаларыннан яхшы хәбәрдар булырга тиеш, дип саный.

«Җирле үзидарә башлыгы бераз ветеринар да булырга тиеш», — диде ул ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында.

Ул һәр төбәктә ветеринария хезмәте куәтле, белгечләре белдекле булырга тиеш, диде.

«Кош гриппы, башка куркыныч авырулар керә, безгә бу очракта нишләргә кирәклекне аңлау мөһим. Һәр глава нәрсә эшлисен белергә тиеш. Җирле үзидарә башлыгы оператив мәгълүматлы булырга тиеш. Кемдә нинди терлек асрала, кем чыгарган, кем керткән, терлеге үлгәч, кая илтә, кем ничек юк итә, кем нинди чаралар күрә. Халыкны нинди куркыныч янаганы турында кисәтү дә кирәк», — дип белдерде Максим Увайдов.

Ул хәзерге тыгыз коммуникацияне исәпкә алып, авырулар ягыннан имин төбәккә дә вирус үтеп керергә мөмкинлеген әйтте. Белгородта законсыз эшләгән бер предприятиенең йогышланган продукциясе 16 төбәккә, шул исәптән Татарстанга кертелгәнен искәртте.

«Вакытында ачыклау мөһим. „Меркурий“ системасы продукциянең кая киткәнен билгеләргә мөмкинлек бирә. Йогышланган продукция кибет киштәләренә китмәсен өчен вакытында йолып алу кирәк. Моңа әзер булырга кирәк», — дип белдерде.

Министр урынбасары өйрәнүләр уздырырга мөмкин, дип саный. «Әйдәгез, өйрәнүләр үткәрик. Төбәкара, субъектара өйрәнүләр дә уздырыйк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100