news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов Татарстанда лейкозга каршы начар эшләгән районнарны атады

2020 ел белән чагыштырганда, республикада лейкоз 3,7 процентка кимегән.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мөгезле эре терлектә лейкоз проблемасын хәл итү юнәлешендә яхшы һәм начар эшләгән районнар билгеле. Аларны коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов атады.

«Республика терлекчелегендә сөтчелек юнәлеше алга киткән. Лейкоздан арындыру продукция сыйфаты һәм сөт базарында ихтыяҗ белән бәйле. 2021 елда бу бурыч үтәлде. Бүген йогышлану 5 процент дәрәҗәсендә. 2020 ел белән чагыштырганда, лейкоз 3,7 процентка кимеде. Терлекнең лейкоз белән йогышлануы кимесә дә, кайбер районнарда эшне дәвам итәргә, каядыр көчәйтергә кирәк», — диде ведомство башлыгы.

Аның сүзләренчә, Кама Тамагында лейкоз югары дәрәҗәдә кала. Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында да шул тирә. Актаныш, Лаеш, Чирмешән, Спас, Кайбыч, Әлки районнарында бу мәсьәләдә проблемалар бар. 

«Әтнә, Балтач, Теләче, Алабуга, Кукмара, Саба, Зәй, Арча, Тукай, Сарман районнарында лейкозга каршы эш бик яхшы бара. Аларда ел дәвамында лейкоз юк дәрәҗәсендә», — дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

Ул былтыр республикада 30 хуҗалыкның лейкоздан арындырылганын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100