news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов: Терлекнең организмы сәламәт булса, туберкулез куркынычы аз яный

«Туберкулез бит шундый чир: әз генә иммунитет зәгыйфьләнсә, ул килеп чыга. Туберкулез таякчыклары бөтен организмда бар», — дип искәртте.

Алмаз Хисаметдинов: Терлекнең организмы сәламәт булса, туберкулез куркынычы аз яный
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бердәнбер профилактика шул: терлек организмы сәламәт булган очракта, туберкулез куркынычы бик аз яный.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә Арчада туберкулез килеп чыгуга аңлатма бирде. «Әлбәттә, республика өчен туберкулез килеп чыгу күңелле хәл түгел инде», — диде.

«Туберкулезны булдырмас өчен, беренче чиратта, терлекләрнең көндәлек яшәү шартларын, ашату мәсьәләләрен карарга, терлекнең сәламәтлеген арттыруны кайгыртырга кирәк. Туберкулез бит шундый авыру: әз генә иммунитет зәгыйфьләнсә, ул килеп чыга. Туберкулез таякчыклары бөтен организмда бар», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Ул, торак, һава шартлары начарланса, бигрәк тә күп сөт бирә торган сыерларда килеп чыгарга мөмкин. «Туберкулезга профилактика, вакцина бүгенге көндә юк. Дәваланмый ул терлекләр арасында. Вакытында тикшереп, ачыклап, вакытында башка урынга аеру гына кирәк», — диде.

Алмаз Хисаметдинов Арчада туберкулез килеп чыккан «Ак Барс» хуҗалык җитәкчесенең үзендә дә ваемсызлык булганын әйтте. «Әлбәттә, алар тарафыннан да эшләнеп бетмәгән эшләр бар. Комплекс күптән төзелгән, терлек ничә еллар бер урында. Бүген 3800 баш терлеккә бер ветеринария фельдшеры. Дөрес, дәүләт ветеринария хезмәтеннән килеп булышалар инде», — дип әйтте.

Идарә башлыгы республикада соңгы елларда шактый вакыт туберкулез булмавын казаныш дип атады һәм терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртырга өндәде. Аның сүзләренчә, иммунитет көчле икән, фермада авыру терлекләр янында авырмый калганнары да була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100