news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бал кортларына паспорт ясаячаклар

Хуҗасы, урыны һәм умарта күчләренең саны турындагы мәгълүмат булган документны һәр умартачылыкка бирәчәкләр.

Татарстанда бал кортларына паспорт ясаячаклар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Быел февраль аенда Татарстанның барлык умарталыклары умартачылык паспортлары алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов сөйләде.

«Февраль дәвамында без барлык умартачылыкларга паспортлар бирергә планлаштырабыз. Аннары паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Әлегә бу процедураны тулысынча колачлап алган бер генә төбәк тә юк. Татарстанда без бу эшне быелның гыйнварында башладык», - дип сөйләде Динмөхәммәтов.

Аның сүзләренчә, процесс узган җәйдә бөтен илгә кагылган хәл - басуларны химик эшкәртү аркасында умарта кортларының күпләп үлүенә бәйле. Алга таба мәгълүмат системасы ярдәмендә республикада булган барлык умарталыкларны күрергә һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар белән эшкәртү турында хәбәр итәргә мөмкин булачак.

Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, урнашу урыны, умарта күчләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100