news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа елга кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Бу ярминкәләр шәһәр халкының теләкләрен исәпкә алып уздырыла.

Татарстанда Яңа елга кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа елга кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган ярминкәләр 21 декабрьдә һәм 28 декабрьдә Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәннең Октябрьский һәм Осиново бистәләрендә узачак.

Фермерлар сәүдә мәйданнарына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате продукциясенең киң ассортиментын китерәчәк.

«Бу ярминкәләргә азык-төлек шәһәр халкының теләкләрен исәпкә алып китерелә. Әйтик, яңа ел алды ярминкәләрендә шәһәр халкы бәйрәм табынына күркә, каз һәм үрдәк сатып ала алачак», – дип хәбәр иттеләр профильле министрлык матбугат хезмәтендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100