news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов кош гриппыннан саклану өчен барлык тәкъдимнәрне үтәргә кушты

Куркыныч вирус Татарстан белән күрше төбәкләрдә: Саратов, Самара, Оренбург, Киров өлкәләрендә, Башкортстанда һәм Удмуртиядә теркәлгән инде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кош гриппынннан саклану өчен ветеринария күзәтчелеге тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне дә үтәргә кушты.

«Вакытында эшләү яхшырак. Бездә кош-корт белән шөгыльләнүче барлык предприятиеләр буенча да катгый контроль кертергә кирәк: персонал, китерелгән азык, кагыйдәләрнең үтәлеше буенча. Барлык бу мәсьәләләр дә җитди контрольгә куелырга тиеш», — дип ТР Президенты бүген киңәшмәдә. Президентның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Россия Федерациясендә кош гриппы буенча катлаулы хәл күзәтелә. Ел башыннан барлыгы 59 очрак теркәлгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы кошлары арасында — 46 һәм кыргый фауна арасында 13 очрак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы — Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

Алмаз Хисаметдинов, куркыныч вирус Татарстан белән күрше төбәкләрдә: Саратов, Самара, Оренбург, Киров өлкәләрендә, Башкортстанда һәм Удмуртиядә теркәлгән инде, дип билгеләп үтте.

Профилактик чараларга карамастан, 19 ноябрьдә Татарстан шулай ук бу инфекциядән зыян күргән төбәкләр арасына керде. Тукай районында Фролов КФХның бытбылдык фермасында тиз тарала торган кош гриппы чыганагы ачыкланды. Фермада барлыгы 42 мең олы бытбылдык һәм 10 мең чеби асралган. Алар барысы да юк ителде. Шулай ук хуҗалык складында булган 48 мең йомырка һәм 171 килограмм ит утильләштерелде.

«Бүген без инфекциянең алга таба таралуына юл куймаска тиеш. Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына үз ихтыяҗлары өчен үстергән кошларны суя башларга кирәк. Сәнәгать масштабында кош үстерүчеләргә сату өчен максималь рәвештә ябык режимга күчәргә һәм безнең барлык таләпләрне һәм Россельхознадзор күрсәтмәләрен үтәргә кирәк», — дип ассызыклады Алмаз Хисаметдинов.

Ул шулай ук терлек азыгының кайдан китерелүен җентекләп күзәтергә һәм хезмәткәрләр кием-салым һәм аяк киеменә йоктырмасын өчен дезинфекция үткәрергә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100