Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда мөмкинлекләре чикле булган белгечләр өчен авыл хуҗалыгы техникасы ясыйлар
Бөтен җирдән үтеп йөри ала торган машинада чапкыч, тагылма белән буксирга алу җайланмасы, кар җыю җайланмасы, хәрәкәтләнүе чикле кешегә утыруны җиңеләйтә торган җайланма да булырга мөмкин.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанда «Техно про» җитештерү компаниясе уникаль техника ясый башлады. Әлеге техника актив ял яратучылар, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен тәкъдим ителә. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган «Татарстанда кыр көне — 2020» күргәзмәсендә республика Президентына Тулпар xIII мини-тракторын күрсәттеләр. Аны йөртү өчен машина йөртү таныклыгы таләп ителми. Бу техникда терлекчелек хуҗалыкларында авыр эшләрне башкару өчен гибрид двигательле җайланма урнаштырылган. Ачык һавада да, биналарда да кулланыла.
Бөтен җирдән үтеп йөри ала торган REX мини-вездеход — хәрәкәтләнүе чикле булган кешеләр өчен транспорт, ул йөртүчегә утыруны җиңеләйтә торган сервомеханизм белән җиһазландырылган. Анда: механикалаштырылган компактлы урып-җыю машинасы, югары үтемле чапкыч, тагылма белән буксирга алу җайланмасы, кар җыю җайланмасы, хәрәкәтләнүе чикле булган кешеләр өчен йөртүчегә утыруны җиңеләйтә торган сервомеханизм белән транспорт булырга мөмкин.
Роботлаштырылган Агробот платформасы — авыл хуҗалыгы процессларын автоматлаштыру өчен перспективалы эшләнмә, туфракны эшкәртү өчен элмә инструмент ярдәмендә аның белән дистанцион идарә итеп була, ул навигация системасы белән җиһазландырылачак.
Буксирга алучы кечкенә габаритлы ВЕБР мотобуксир хезмәтен үтәргә дә сәләтле. ВЕБРның габаритлары аны җиңел автомобиль багажнигында йөртергә дә мөмкинлек бирә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз