Балык Бистәсендә урып-җыю башыннан 6 мең тонна бөртек кабул ителде

Быел кибет киштәләре икмәккә бай булырга охшаган

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районыны ашлык кабул итү предприятиесенә яңа уңыш ашлыгына урын җитәрлек. Урып-җыю башыннан биредә 6 мең тонна бөртек кабул ителде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу шактый артык. Кайбер хуҗалыклар инде агролизинг хисабына ашлык тапшыруны да төгәлләп киләләр, дип яза “Авыл офыклары” газетасы.