news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда орлык җитештерү заводы төзергә планлаштыралар

Барлык эшләр дә график буенча барса, орлык заводы киләсе ел ахырында ук файдалануга тапшырылырга мөмкин.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Saatbau Linz компаниясенең иярчен предприятиесе Татарстан Республикасында орлык заводы төзүне планлаштыра.

Компания вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашуда шул хакта сөйләгән. Бу турыда ведомствода сайтында хәбәр ителә.

Компания селекция, орлыкчылык һәм авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын сату белән шөгыльләнә. Saatbau — 16 культураның 900дән артык сортының оригинаторы. Россиядә 80нән артык сорт теркәлгән.

Татарстан географик яктан уңайлы булуы һәм инвестицион климаты белән кызыктыра. Заводны «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә төзү планлаштырыла. Ул елга 30 мең тонна орлык җитештерү куәтенә ия. Барлык эшләр дә график буенча барса, орлык заводы киләсе ел ахырында ук файдалануга тапшырылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100