Тәтештә комбайннар парады үтте

“Яңа юл”, “Казаков”, “Новая заря” хуҗалыклары комбайнчылары уңышны җыеп алуга беренчеләрдән булып кереште

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тәтеш муниципаль районында “Новая заря”, “Стелз-Агро-Т”, “Авангард”, “Татарстан” хуҗалыклары базасында комбайннар парады булды. Бу хакта “Тәтеш таңнары”нда хәбәр ителә.
Уракка төшәр алдыннан бу җыенны комбайнчылар түземсезләнеп көтте. Аларны комиссиянең ничек бәяләве, хезмәтләренә ничек түләнәчәге борчый.
Кыр корабларының уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерүдә район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Наил Хәмидуллин да катнашты.
Комиссия комбайнчыларның таныклык¬, агропаспорт, ут сүндергеч белән тәэмин ителешен, шулай ук комбайннарның герметизациясен тикшерде, аларны суктыру режимында сынап карады. Беренче урынны “Колос” агрофирмасы комбайнчылары алды. Икенче урында – “Авангард”ныкылар.
“Витал”, ”Красная Поляна”, “Урожай”, “Зубр”, “Тимесков”, “Шәйдуллов” хуҗалыклары комбайннарын парадка китермәгәннәр.
Быел саламга сорау зур һәм аның бәясе дә бөртеккә тиң булачак, дип билгеләп үтте Наил Хәмидуллин.
– Төп бурыч – ашлыкны да, саламны да югалтуларсыз җыеп алу. Бу шартны барлык комбайнчылар да үтәргә тиеш, – дип басым ясады белгеч.
Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Евгений Курков комбайнчылар хезмәтенә түләү шартлары белән таныштырды. Уңыш түбән булганлыктан, җыелган мәйданнар өчен – 40 процент, ә калган өлешен, элеккеге кебек, суктырган өчен түләргә тәкъдим ителде.
Кыр кораблары җитештерүчән, сыйфатлы эшләсен һәм ягулык янга калсын өчен, басуларны урып-җыюга әзерләргә, комбайннарның хәрәкәт маршрутларын төзергә, аларны төнгә машина-трактор паркларына кайтарып йөртмәскә, башка оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.
Мөхәррәм Ибәтов игеннәрне урып-җыюны тулы әзерлектә башлап җибәрү өчен барлык ресурсларны туплау зарурлыгын искәртте. Ашлык һәм саламны югалтуга юл куймау өчен, комбайнчыларның эш сыйфатына контрольлек итәргә һәм һәр басуда аларның эшләрен бәяләргә. Хезмәтне саклау һәм имин эшләү буенча барлык таләпләр тайпылышсыз үтәлергә тиеш.
Комбайннар парадында быелгы уракка старт бирелде. “Яңа юл”, “Казаков”, “Новая заря” хуҗалыклары комбайнчылары уңышны җыеп алуга беренчеләрдән булып кереште.