1 т бодай үстерү өчен, 420-650 т су кирәк

Корылык шартларында үсемлекләрне саклау тактикасын дөрес сайларга кирәк – Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалы

 (Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел ТР агросәнәгать комплексына зыян салган корылык шартларында үсемлекләрне саклау тактикасын дөрес сайларга кирәк. 1 т бодай үстерү өчен, 420-650 т су кирәк. Ләкин быел мондый шартлар юк – туфрак кипкән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.

Таһир Һадиев фикеренчә, хәзер, корылык көчәйгәндә, аграрийларга, үсемлекләрне саклау тактикасын дөрес сайлау өчен, кырларда ревизия уздырырга кирәк. Беренче чиратта кырларны дым запасын бетерә торган чүп үләннәреннән, бөҗәкләрдән һәм авырулардан арындырырга кирәк. Саклау тактикасы микроашламалар кертүне дә үз эченә алырга тиеш. Алар күп очракта үсемлекләрне корылык нәтиҗәсендә барлыкка килгән стресс хәленнән коткара.

Башка чаралар да кулланыла ала. Барлык кулланылган ысуллар “бер берәмлек продукциягә киткән суның күләмен киметүгә” юнәлдерелгән булырга тиеш, - дип киңәш бирә Т.Һадиев.