Быел, һава температурасы югары булу нәтиҗәсендә, җимеш агачлары һәм куаклары берьюлы чәчәк атты

Җимеш агачлары һәм куакларының югары температурада яңгырсыз һәм җилсез вакытта чәчәк атуы аларның актив серкәләнүенә китерә

 (Казан, 20 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда җимеш культуралары серкәләнү өчен уңай һава шартлары күзәтелә. Быел, һава температурасы югары булу нәтиҗәсендә, җимеш агачлары һәм куаклары берьюлы, 9-10 майда чәчәк атты.

Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренүләр институтының җимеш бирә торган культуралары селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Геннадий Осипов ачыклык кертте. Аның сүзләренә караганда, слива, груша, алмагач, шулай ук шомырт агачларының һәм куакларның бер вакытта чәчәк атуы узган елларда да булган иде һәм бу үсемлекләр өчен тискәре йогынты ясый алмый. Җимеш агачлары һәм куакларының югары температурада яңгырсыз һәм җилсез вакытта чәчәк атуы аларның актив серкәләнүенә китерә. Майда җылы һава шартлары бөҗәкләр өчен дә яхшы.

Шулай итеп, бакчачылар быел яхшы җиләк-җимеш уңышы алырга өметләнә ала.