news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хезмәтчәннәренә ташламалы кредитны түләү срогын озайту мөмкинлеге бирелә

Африка дуңгызлар чумасыннан яки кош гриппыннан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре элек алган инвестиция кредитларын түләү срогын озайта алачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Узган ел Африка дуңгыз чумасы яки кош гриппы аркасында зыян күргән аграрийларга ташламалы кредитларны түләү вакытын озайтачаклар. Бу карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслады.

«Сүз терлекчелекне үстерүгә 5 процентка кадәр инвестиция займнары турында бара. Заемщиклар авыл хуҗалыгы чималын тирән эшкәртә торган предприятиеләр төзү, реконструкцияләү яисә модернизацияләү өчен элек алынган кредитны түләү вакытын озайта ала», — диелә РФ Хөкүмәте сайтында чыккан хәбәрдә.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә кредит биргән банк белән өстәмә килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта, пролонгацияне исәпкә алып, кредит түләү вакыты 12 елдан артмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100