Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатыла

Әлеге карар санитар-эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә кабул ителде.

(Зәй, 20 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). 21 марттан Зәй шәһәре үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы санитар-эпидемиологик иминлек буенча комиссия карарын үтәү йөзеннән, атна саен уздырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы елның 16 мартыннан туктатылды.

Шул сәбәпле, шәһәрнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршында оештырыла торган шимбә ярминкәсен дә 21 марттан туктату карар ителде, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетыннан.

Әлеге карар санитар-эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә кабул ителде.