Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

Бу сезонда Түбән Камада мондый ярминкәләрдә 486 тонна яшелчә, 348 тонна ит, 5 тоннадан артык бал һ.б. сатылган.

(Түбән Кама, 20 март, «Татар-информ»). Түбән Камада ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Гомумән алганда, биредә кырыклап җирле фермер үз продукциясен сата. Аларның палаткалары «Комета» үзәк базары, Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында урнашкан. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге сигез-тугыздан көндезге өчкә кадәр эшли.

Бу сезонда Түбән Камада мондый ярминкәләрдә 486 тонна яшелчә, 348 тонна ит, 5 тоннадан артык бал һ.б. сатылган.

Гадәттә, ярминкәләр март ахырында тәмамлана, әмма апрель аена кадәр озайтылырга да мөмкин.