Актанышта иң югары күрсәткечләргә ирешкән савымчы 69 мең сум хезмәт хакы ала

Актанышта хуҗалык җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашты.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 форма-киңәшмә кысаларында хуҗалык җитәкчеләре үзләре дә тәҗрибә уртаклаша башлады. Беренче үрнәкне исә Актанышның «Нигез» хуҗалалыгы рәисе Дамир Җәлилов күрсәтте. Ул җитәкләгән хуҗалык тәҗрибәсе, чыннан да, игътибарга лаек. Аның хуҗалыгында иң югары күрсәткечләргә ирешкән савымчы 69 мең сум хезмәт хакы ала. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Актаныш районында яңалыкны гыйнвар ае йомгакларына багышланган киңәшмәдә тәүге тапкыр сынап карадылар.

Бүгенге көндә хуҗалыкның тәүлеклек сөт күләме 8 тоннадан артып китә, төгәлрәк итеп әйткәндә, 8 200 килограммны тәшкил итә ул. Кечкенә генә хуҗалык өчен мактанырлык күрсәткеч бу, тик Дамир Җәлилов мактанырга яратучылар сафында түгел. Якын киләчәктә нигезлеләр 10 тонна биеклекне алырга исәп тота. Гомумән, биредә эшсезләрне дә, ялкауларны да өнәп бетермиләр.

Аның фикеренчә, «Нигез» җәмгыяте башкалардан бер җире белән дә аерылып тормый — гади хуҗалык. Әмма биредә һәр нәрсәгә тир түгеп ирешәләр. Терлек санын да арттыру өстендә эш бара, яңа торакларны сафка бастыру буенча да хәрәкәтнең тынып торганы юк.

— Болай караганда, башкарылган эшләребез күп кебек, әмма Кукмара районнары белән чагыштырсак — болар гына аз инде, — дип, үз хезмәтенә объектив бәя дә бирә белә тәҗрибәле рәис.

Иң мөһиме, Дамир Җәлилов районның терлекчелек тармагын үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саный.

«Нигез» җәмгыяте җитәкчесе үз чыгышында шулай ук күпләрне борчыган кимчелекләрне дә яңгыратты. Аның фикеренчә, терлекчелек тармагында хезмәт куючыларның фән белән тыгыз элемтәсе булмавы әледән-әле каршылыклар тудырып тора. Юкса, районның менә дигән лабораториясе дә, терлек рационын көйләү буенча программасы да бар.

«Авыл кешесенә акча түләргә кирәк. Шул рәвешле генә хезмәткә кызыксыну уятып була!» — бу да тәҗрибәле рәиснең алтын бәясенә торган фикерләренең берсе. Бу урында Дамир Әмин улы «Нигез»дә савымчыларга түләнгән хезмәт хакын да ачты. Мисал өчен, узган айда савымчыларның иң аз хезмәт хакы ала дигәне 21 мең сумлык эшләгән булса, иң югары күрсәткечләргә ирешкән савымчының хезмәт хакы 69 мең сум тәшкил иткән.