news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урып-җыюда транспорт җитмәгәндә Марат Әхмәтов Шәймиевнең нәрсә дип әйткәнен сөйләде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, үзе авыл хуҗалыгы министры булган елларда, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең таләпчәнлеге, кырыслыгы белән бәйле бер хәлне сөйләде.

Урып-җыюда транспорт җитмәгәндә Марат Әхмәтов Шәймиевнең нәрсә дип әйткәнен сөйләде
shaimiev.tatarstan.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән елларда булган бер вакыйганы искә төшереп сөйләде. Бу хәл 2000 еллар башында булган.

«Шактый икмәкле ел булган иде ул. Урып-җыюның 3-4 нче көннәре. Мин районга барып кайтырга уйладым. Юлда Президенттан (ул вакытта ТР Президенты Минтимер Шәймиев) шалтырату. „Уборка башында оештыру мәсьәләләре күп була, кайт әле, төштән соң җыелырбыз“ ди. Ел саен шулай урып-җыюга меңләгән машина хәстәрләү буенча сөйләшеп ала идек. Ул елны машиналарны мобилизацияләү эше бераз аксаган иде», — диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, ул көнне иртән Минтимер Шәймиев район главалары белән сөйләшеп алган. «Машиналар җитми, эшне нәтиҗәлерәк алып барып булыр иде, дигәннәр булса кирәк. Мин үзем дә белә идем ул проблемаларны», — диде Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин кайттым да, 2 туларга 10 минутта Кремльгә менәм. Беркем юк. Утырышлар залына кердем, мин берүзем, 2 туларга 5 минут кала вице-премьер — транспорт министры Владимир Швецов керә. Нәкъ 2 дә Минтимер Шәрипович кереп, трибунага менә. «Республикада урып-җыю эшләре бара, икмәк ташу өчен транспорт җитми. Я икмәк, я сез, — диде дә эмоцияләрсез генә чыгып китте. Икенче көнне 1 меңнән артык машина басуларга чыкты», — дип искә төшереп сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100