Бөгелмәдә иң эреләрдән саналган 12 предприятиенең нибары 6сы гына сөтчелек белән шөгыльләнә

Районда быелгы елны уңышлы тәмамлаучы хуҗалыклар билгеле

 (Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бөгелмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы тармагында быелгы елны уңышлы тәмамлаучы хуҗалыклар билгеле. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре биргән саннар буенча эшләнгән исемлектән күренгәнчә, беренче өч урынны Д. Нуждин шәхси предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән “Рассвет” һәм “Акбаш-Агро” җәмгыятьләре алган. Исемлекнең ахырында исә – “Карабаш Агросервис” белән “Нур” хуҗалыклары.
Бөгелмә авыл хуҗалыкларының соңгы өч елдагы эшчәнлегенә игътибар иткәндә, Нуждин предприятиесе 2 нче урыннан 1 нчегә күтәрелгән, “Рассвет” 6 нчыдан – 2 нчегә, “Акбаш-Агро” 5тән мактаулы 3 нче урынга “менгән”. “Подгорный” (11 нче урыннан – 6 нчы урынга) белән “Зеленая Роща” (7дән – 5кә) хуҗалыкларында да алга китеш сизелә. Кызганыч, башка хуҗалыклар, киресенчә, үзләренең позицияләрен саклый алмаганнар.
Ә менә табыш алу мәсьәләсендә, 1 гектар чәчүлек җирләре белән чагыштырып караганда, 2010 елдан алып, 3 ел рәттән “Племптица”, “Зеленая Роща”, “Муса Җәлил исемендәге” хуҗалыклар – алдынгылар рәтендә. Өч хуҗалык – “Бөгелмә продкорпорациясе”, “Нур” һәм “Карабаш Агросервис” җәмгыятьләре 2013 елны зыянга эшләп тәмамлыйлар – авыл хуҗалыгы продуктларын сатудан кергән табышлары чыгымнарны каплатырга да җитми булып чыга. Мәсәлән, районда иң эре хуҗалыклардан булган “Бөгелмә продкорпорациясе”ндә чыгым белән алган табышлары арасындагы аерма 21 миллион сум тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакына килгәндә, ул 5 750 сум белән (“Карабаш Агросервис”) 13 365 сум (“Муса Җәлил исемендәге”) арасында тирбәлә. Үсеш, 2010 ел белән чагыштырганда, 57 процент. Республика буенча бу сан 35 процент тәшкил итә.
Кредиторлык бурычлары өлкәсендә районда уңай тенденция күзәтелә. 7 хуҗалыкта акча табышы бурычлар суммасыннан зуррак. Сөт җитештерү буенча районда иң югары күрсәткеч – Нуждин предприятиесендә (263 центнер). “Акбаш-Агро”да – 207 центнер, “Бөгелмә продкорпорациясе”ндә 196 центнер сөт савыла. Районда иң эреләрдән саналган 12 предприятиенең нибары 6сы гына сөтчелек белән шөгыльләнә.
Бу хакта “Бөгелмә авазы” газетасы хәбәр итә.