news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан егете Питрәч районы авылында кошчылык белән шөгыльләнә

Фермер кошларның баш санын 300 меңгә җиткерергә планлаштыра.

Казан егете Питрәч районы авылында кошчылык белән шөгыльләнә
Илшат Гайсаров

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», «Алга»). Казан егете Антон Воронин Питрәч районының Надеждино авылында кошчылык белән шөгыльләнә. Хәзер авыл эшмәкәре кош-корт санын 300 мең данәгә җиткерергә планлаштыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул авиация институтын тәмамлаган һәм шунда эшләгән. Әмма күпмедер вакыттан үзен авыл хуҗалыгында сынап карарга була.

«Хатыным Алинаның әти-әнисе Мөслим районында кошчылык белән шөгыльләнә. Алар киңәше белән кошлар үстерү белән шөгыльләнергә булдым. Үз эшемне ачу теләге бар иде, тик менә туган шәһәрдән ерак китәсе килмәде. Барысы да уңышлы килеп чыкты — Казаннан ерак түгел Надеждино авылында иске, җимерелгән ферма биналары сатып алдым. Беренче эш итеп капиталь ремонт ясадык, тәүлеклек ит чебиләре сатып алдык», — дип сөйләде фермер.

Авыл хуҗалыгы бик авыр тармак. Беренче вакытта барысын да ташлап, шәһәргә китү турында да уйлый ул.

«Мин башлаган эшне дәвам итәргә тиеш, дигән ныклы карарга килдем. Барлык хаталарны да исәпкә алып, яңа эш планы төзедек һәм шуннан соң эшләр башланып китте», — дип уртаклаша безнең белән Антон Воронин.

Бүген корпусларда ике кошчы һәм бер слесарь эшли. Алар температура режимын контрольдә тота. Азыкны сатып алалар. Үз тегермәннәре бар.

«Тәүлеклек чебешләрне декабрь — гыйнвар һәм май айларында Татарстаннан, Урал һәм Санкт-Петербургтан сатып алабыз. Аларны йөз көнгә кадәр тотабыз һәм сатабыз. Сатып алучылар бөтен Россиядән килә. Шулай ук Казахстанга һәм Беларусь Республикасына сатабыз. Нигездә, күпләп сатып алучылар белән эшлибез. Кызу сезон вакытында бездә 200 мең башка кадәр кош була», — дип сөйләде Антон Воронин.

Узган ел алар 20 миллион сумлык грант отканнар. Хәзер бу акчаларга 80 мең башка исәпләнгән яңа корпус төзелә, җиһазлар, кош-корт һәм азык сатып алына.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100