Россия авыл хуҗалыгы банкы крестьян халкы өчен “Уңышлы партнер” программасын тәкъдим итә

Алдынгы шәхси хуҗалыклар мондый программа нигезендә отышлы шартларда һәм гадиләштерелгән ысул белән кредит алырга мөмкин

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Илдәге авыл хуҗалыгы комплексын кредит-финанслар белән тәэмин итү системасын булдырган Россия авыл хуҗалыгы банкы уңай кредит тарихлы шәхси хуҗалыклар өчен акчалата ярдәм алуга “Уңышлы партнер” программасын булдырды.
Әлеге программа кысаларында алдынгы шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга отышлы шартлар һәм гадиләштерелгән ысул белән кредитлар бирелә башлаячак, - дип хәбәр итәләр Россельхозбанкның Татарстан филиалы матбугат үзәгеннән.
“Уңышлы партнер” программасы буенча кредитлар авыллардагы шәхси хуҗалыкларда продукция җитештерүне үстерү, шулай ук эшкәртү һәм сатуга юнәлдерелгән. Шушы программа нигезендәге акчалата ярдәмнең еллык ставкасы 13,5 процентны тәшкил итә. Процентларны түләүнең бер өлешен дәүләт үз өстенә алачак.
Россия авыл хуҗалыгы банкы шулай ук кредитлар белән тәэмин итүгә таләпләрне дә йомшартты. Хәзер 500 мең сумга кадәрге ссуданы бер физик заттан торган поручитель белән, 500 мең сумнан да югарырак сумманы исә ике поручитель ярдәмендә алырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, 2000 елны оештырылган әлеге финанс үзәк илдәге агросәнәгать комплексының эре кредиторы булып тора һәм активлары күләме буенча Россиядәге банк системасында дүртенче урынны били.