news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Кырлай авылында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге кубогына ат чабышы булды

Бүген Арча районында Татарстан, Мордовия, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Төмән өлкәсеннән килгән спортчылар 120 км лы дистанциядә көч сынашты.

Яңа Кырлай авылында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге кубогына ат чабышы булды
Салават Камалетдинов

(Арча, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Арча районы Яңа Кырлай авылында бүген Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге кубогына ат ярышы булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шул хакта әйтте. Бу турыда ул «Ат көне» нә багышланган спорт чаралары узган вакытта хәбәр итте.

«Без Яңа Кырлайда БДБ кубогына ат ярышы уздырабыз. Иң озын дистанция 120 км га җитә. Нигезләмә буенча шулай ук 40, 80, 100 км лы дистанцияләр дә бар. Россия Федерациясендә шундый масштаблы ярышны бары тик Татарстан Республикасы гына уздыра. „Ат көне“ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә», — диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев «Ат көне» чарасында 60тан артык ат катнашуын һәм озын дистанция ярышына 40тан ат керүен әйтте. Татар токымлы атлар да чабышта катнашкан. Спортчылар Татарстан, Мордовия, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Төмән өлкәсеннән килгән.

Татар токымлы атлар арасында «Аударыш» ярышын кертү килгән кунаклар арасында чараның үзенчәлеге буларак кабул ителде. «Аударыш» — ул татар халкының борынгы, хәзерге заманда онытылган, атка атланып көрәшә торган уены. Чараны оештыручылар әйтүенчә, соңгы ике елда әлеге ярышны кайтара башладылар.

Ат арбасына авыр йөк төяп, тизлеккә чабышу бәйгесе һәм бизәлгән арбалар парады бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

«Ат көне» чарасына кунакка ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов килгән иде.

Марат Җаббаров үзенең сәламләү сүзендә татар токымлы атларның баш санын арттыру өстендә ныграк эшләргә кирәклеген ассызыклады.



Галерея: Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100