news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда ярминкәләрдә кулай бәядән фермер продукциясе сатып алып була

Биредә үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка әйберләр сатыла.

Бүген Казанда ярминкәләрдә кулай бәядән фермер продукциясе сатып алып була
Михаил Захаров

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сәгать алтыдан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган ярминкәләр эшли башлады. Шәһәр халкы кулай бәяләрдән ит, казылык әйберләре, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясе сатып ала ал. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:

  • Авиатөзелеш районы: Ленинград ур., 27 («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7 йорт янында;
  • Вахитов районы: Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;
  • Киров районы: Кызыл Кокшай ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур., 20;
  • Яңа Савин районы: Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта); Лаврентьев ур., 10 (чатыр корылган мәйданчык);
  • Идел буе районы: Р.Зорге ур., 66, корп.1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур., 72 (чатыр корылган мәйданчык);
  • Совет районы: Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (чатыр корылган мәйданчык һәм «Дәрвиш» базары территориясендәге мәйданчык);
  • Мәскәү районы: Ш. Усманов ур., 1 (Энергетиклар һәм Ш. Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);
  • Яшел Үзән районы: Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә: («Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);
  • Чаллыда: Г.Тукай ур., 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр., (Ипподром территориясендәге мәйданчык);
  • Түбән Камада: Вокзал ур., 2(«Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур., 1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре — фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алачаклар (сәүдә урыннары бушлай була), ә халыкның сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән, сәүдә бәяләреннән башка гына, сатып алу мөмкинлеге булачак.

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыгачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100