news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе атнадан көзге чәчү эшләре башланачак

Бүгенге көндә республикада 2,8 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган.

Татарстанда киләсе атнадан көзге чәчү эшләре башланачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда 715 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алынганын һәм киләсе атнадан көзге чәчү эшләре башланачагын әйтте. Бу хакта ул #ТатарстанОнлайн онлайн тапшыруында сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстанда 2,8 миллион тоннадан артык ашлык җыелганлыгын әйтте. «Быел яхшы уңыш җыеп алырга өметләнәбез. Шөкер, яңгырлар үз вакытында яуды, алар ашлык өчен кирәк булды. Киләсе атнада урып-җыю белән параллель рәвештә чәчү эшләре башлана», — дип сөйләде ул.

Республика буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 39,3 центнер тәшкил итә. «7 районның күрсәткечләре гектарына 45әр центнердан югарырак чыккан», — ди Марат Җәббаров.

Министр Зәй (гектарга 60,7 центнер), Тәтеш (гектарга 56,7 центнер), Сарман (гектарга 51,6 центнер), Минзәлә (гектарга 47,3 центнер), Актаныш (гектарга 47 центнер), Кукмара (гектарга 45,2 центнер), Азнакай (гектарга 45,1 центнер) муниципаль районнарын аерым атап үтте.

«Гомумән алганда, Татарстан буенча 1,5 миллион гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар, 230 мең гектар рапс һәм көнбагыш җыеп алыначак», — диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100