news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин һәм Фатих Сибгатуллин Татарстан игенчеләрен көнбагыш игәргә өнди

Көнбагышның гектарыннан 60 мең сумнан артык табыш китерергә мөмкин дип саный Айрат Хәйруллин

(Казан, 19 август, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Фатих Сибгатуллин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен көнбагыш игәргә чакыра. Алар бу культура авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең финанс хәлен яхшыртырга мөмкин дип саный.

 Фатих Сибгатуллин: "Иген булса, алучы булмый аны"



Дәүләт Думасы депутаты, 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, 1996-2007 елларда Нурлат районы башлыгы булган Фатих Сибгатуллин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шушы хакта белдерде.

“Бодай үстерәбез дә сатабыз, күп еллар шулай барды. Фермер, мескен дип әйтим, үстерә дә, элеваторга илтеп сала. Иң башта кабул иткән өчен алалар, аннары ашлыгың чүпле-мазар дигән булып кысалар, юеш булганы өчен түлисе, аннары саклаганга акча сорыйлар. Кимендә ашлыгыңның өчтән бере югала. Элеваторда саклаган өчен икмәге кереп бетеп, өстеннән чыкканнары да булды. Фермер, мескен, нишләргә белми. Ипи булса да, бәя түбән булганда бу өлкә табышлы була алмый.

Безнең гел шулай - иген булса, алучы булмый аны. Бодайны чит илгә сатып булмый. Терлеккә ашатырга сатсаң, арзанга алалар. Краснодар, Ростовларның портлары үзендә – төйиләр дә җибәрәләр. Ә безнең бодайны анда сатарга илтәр өчен бер тоннасына юл өчен генә 2,5 мең түләргә кирәк. Аннары анда безнең булыр-булмас бодайны алырга да көтеп тормыйлар.

Бездә җитештерелгән продукциянең өчтән бере Татарстанга җитә. Өчтән икесен сатарга кирәк. Менә бер мисал. Кукмара быел Татарстан районнары тарихында беренче тапкыр 200 тоннадан артык сөт сата башлады. Аларның сөт комбинатларын бетергәннәр. Монысы ахмаклык. Шуңа күрә боларның сөтләрен Мәскәүдән килеп 20 сумга алып китәләр дә, анда 44 сумга тапшыралар. Тегендә шушыны авыш-тәвеш китереп, безгә депутатлар кибетендә 80 сумга саталар. Кукмарада ул 20 сум!

Менә мин туган Арча районы Апаз авылына да тыштан матур итеп бизәлгән 30 тонналы молоковоз килә дә, әллүр! – иртә белән Мәскәүгә барып җитәбез.

Гомумән, булган продукцияне сату өчен нәрсәдер эшләргә кирәк.

Әмма игенчелеккә килгәндә хәзер безнең өчен уңай күренеш – Казан май комбинаты бар. Алар 300 мең тонна рапс, көнбагыш эшкәртәләр иде, хәзер 1 млн тоннага күчтеләр. Аларга чимал – көнбагыш кирәк. Бу әйбәт кенә табыш китерә торган культура. Безгә киләчәктә барлык чәчүлек мәйданнарының 20-25 процентын техник культураларга – май сыгып була торган рапс, көнбагышка бирергә кирәк. Бөртеклеләр урынына бу файдалырак булыр дип әйтәсем килә. Монда билгеле бер бәягә алам дигән гарантиясе бар. Аннары майны сыгалар, түбе (жмых) кала, анысы терлекчелеккә файдалы. Мондый мөмкинчелектән файдаланырга кирәк.

 Айрат Хәйруллин: "Фермерларны көнбагыш игәргә чакырам"



Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитетының беренче урынбасары Айрат Хәйруллин да фермерларны техник культуралар үстерергә чакыра. Бу хакта ул “Безнең Чирмешән” газетасына биргән интервьюсында белдерде.

“Быел уңышлы булды, кем көзге бодай, көнбагыш, кукуруз белән шөгыльләнә, алар өчен ел табышлы булачак”, - дип белдерә Айрат Хәйруллин. Ул шулай ук көнбагышның табышлы булса да, үзенчәлекле булуын искәртә.

“Безнең шартларда, туфракның уңдырышлылыгы кимемәсен өчен, көнбагышны бер үк басуга бер елга җиде тапкырдан ешрак чәчәргә ярамый”, - ди депутат.

Көнбагыш туфрактан күп фосфор ала, шул сәбәпле, басуларга катлаулы ашламалар кертергә кирәк. Көнбагыш иккәннән соң басуларны парга калдыру мөһим. Технологияләрне саклаганда, бу культура барлык фермерларны да баетырга мөмкин дип саный Айрат Хәйруллин.

“Бу басуның гектарыннан агрономнар 25 центнер уңыш җыярга мөмкин дип саный. Ә һәрбер тоннасын 25-26 мең дип санаганда бу басуның һәр гектары 60 мең сумнан артык табыш китерергә мөмкин. Ә тотылган чыгымнар күләме 11-12 мең сум. Нинди файда икәнен күз алдыгызга китерегез! Шуңа күрә мин фермерларны көнбагыш үстерергә өйрәнергә чакырам. 50 гектардан башларга була, аннары 100 гектарга җиткерергә була. Басуларының 1/7 яки 1/8 өлешен шушы культурага бирсеннәр. Көнбагыш игеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең табышларын нык кына арттырырга мөмкин”.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100