Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2 млн тонна чамасы ашлык суктырылган
Бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән мәйданның 873,4 мең гектарыннан уңыш җыеп алынган: бу фаразланган күрсәткечләренең 56 процентын тәшкил итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 1 млн 951,2 мең тонна ашлык суктырылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән мәйданның 873,4 мең гектарыннан уңыш җыеп алынган: бу фаразланган күрсәткечләренең 56 процентын тәшкил итә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итә
Республика буенча уртача уңыш - гектарыннан 22,3 центнер.
Бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыру буенча 116,6 мең тонна ашлык җыеп алган Буа районы аграрийлары алда бара. Шулай ук Азнакай (80,8 мең т), Нурлат (77,3), Актаныш (71,9), Сарман (70), Чистай (68,2) һ.б. районнарының да күрсәткечләре яхшы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз