news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районының Иске Исаково буасына биш тонна балык җибәрелде

Карп балыгы күп ашый һәм тиз үсә.

Бөгелмә районының Иске Исаково буасына биш тонна балык җибәрелде
http://bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 19 июнь,"Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә фермеры ярдәме белән меңләгән карп яңа яшәү урыны тапты. Иске Исаково буасында балыклар санының артуы киләчәктә бөгелмәлеләр җирле җитештерүчедән яңа тоткан балыкка исәп тота ала дигән сүз. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Җирле авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып алуны өстен күрүчеләргә Эдуард Әхмәтсафин крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән балык яхшы таныш. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да товарлыклы балык үрчетүче эшкуарның инициативасын хупладылар.

Иске Исаково авылындагы буа хәзер меңләгән карп өчен — туган йорт. Бөгелмә эшмәкәре Эдуард Әхмәтсафин сулыкка биш тонна балык җибәрде. Ул кыйммәтле продукт кына түгел, ә спорт белән кызыксыну чыганагы да, чөнки балык тоту — күпләр өчен яраткан ял төре. Карп — тәмле итенә ихтыяҗ зур булган төче су балыгы. Бу балык күп ашый, әмма тиз үсә.

Балыкны Иске Исаково буасына, юлда тончыкмасын яки артык интекмәсен өчен, барлык кирәкле шартларны үтәп, махсус автомобильдә Бисеровское балык комбинатыннан алып кайтканнар. Автомобиль цистернасыннан ук алар махсус әзерләнгән «юл-җайланмадан» балык суга эләгә. Шартлар уңай булганда, көзгә инде балыклы булырга өмет бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100