news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның барча районнары терлек азыгы әзерләү эшенә керешкән

Бүгенге көндә республикада 15,4 тонна печән һәм 90,2 мең тонна сенаж әзерләнгән

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә республикада 15,4 тонна печән һәм 90,2 тонна сенаж әзерләнгән. Узган елның әлеге датасына бу күрсәткечләр 112,6 мең тонна һәм 208,1 мең тонна тәшкил иткән булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Буа районында 1250 тонна печән, 6700 тонна сенаж әзерләнгән. Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек өчен 986 тонна печән запасы булдырган. Чүпрәле районында исә 850 тонна печән һәм 3900 тонна сенаж җитештерелгән. Әлки һәм Яшел Үзән районнарында сенажны 13000 һәм 12500 тонна әзерләп куйганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot