Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады
Технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтәләр,
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады. Бу хакта киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмә барышында республика районнарында сиптергечләр мониторингы буенча вәзгыятькә анализ ясалды
Исегезгә төшерәбез, сиптергечләрне мониторинглау сервисы уңдырышлылыкны күтәрү һәм кырларның сиптергечләр белән ничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тоту өчен булдырылган. Системага тоташучы хуҗалыклар дәүләт ярдәмен югары коэффициент белән алачак.
Сервис «Агрополия» проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде. Технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтәләр, шулай ук ГЛОНАСС системасына бәйле, аның буенча без кырның сиптергеч белән эшкәртелгәнме-юкмы икәнен тикшереп торачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз