Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда шикәр базарында вазгыять тотрыклы дип бәяләнә
Быел чөгендер җитештерү 40 млн тоннадан да ким булмаячак, бу 6 млн тоннага якын шикәр алырга мөмкинлек бирәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында шикәр базарындагы вазгыять тотрыклы дип бәяләнә. Ел башыннан бирле әлеге продукциягә күпләп җибәрү бәяләре үзгәрешсез кала. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, Татарстанның төп җитештерүчеләренә җитештерелгән һәм сәүдә челтәрләренә чыгарылган һәр килограмм шикәр өчен дәүләт ярдәме күрсәтү буенча эш алып барыла.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, узган ел Татарстанда 49 мең га шикәр чөгендере чәчелгән, агымдагы елда 54 мең гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырыла, бүгенге көнгә 51 мең гектардан артык чәчелгән инде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, шикәргә тотрыклы бәяләрне алга таба да саклап калуга түбәнәйтелгән пошлина ставкасы белән аны импортлауга квота, шулай ук шикәр чөгендере өчен чәчү мәйданнарын арттыру (15%ка диярлек, 1,06 млн га кадәр) ярдәм итәчәк.
Шуны исәпкә алып, агымдагы елда чөгендер җитештерү 40 млн тоннадан да ким булмаячак, бу 6 млн тоннага якын шикәр алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу күләм эчке базар ихтыяҗларын тәэмин итү һәм күчмә запасларны булдыру өчен җитәрлек булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз