Азнакайда караучысыз калган терлек тотылачак, хуҗалары җаваплылыкка тартылачак

Чөнки алар агач-куакларны кимерә, чәчәкләрне таптый...

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). Яз җитеп, Азнакайдагы бакча-газоннар яшеллеккә күмелә башлау белән, үч иткәндәй, урамнарда караучысыз калган терлекләр күренә башлый. Алар агач-куакларны кимерәләр, чәчәкләрне таптыйлар, асфальтны пычраталар, шуның белән шәһәр хуҗалыгына зыян китерәләр.

Андый йорт хайваннары тотылачак һәм махсус урынга җыелачак, ә хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак, дип кисәтә ”Маяк” газетасы шәһәр башкарма комитетының административ комиссиясенә сылтама белән..