news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар

Көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә старт алды һәм Яңа елга кадәр атна саен үткәреләчәк.

Татарстан халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 9 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясен арзан бәяләрдән сатып алырга чакыралар. Ярминкәләрдә шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясе сатып ала алачак.

Көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә старт алды һәм Яңа елга кадәр һәр атна саен үткәреләчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ярминкәләрне үткәрү мәсьәләләрендә буенча кайнар телефон линиясе ачылды. (843) 221-76-23, 221-76-24 телефоннары буенча ярминкәләрне үткәрү адресларын, продукция ассортиментын ачыкларга, үз теләкләрегезне калдырырга була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100