Балык Бистәсендә терлек калдыгы белән беренче контейнер Алабугага заводка озатылган

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов әйтүенчә, проект уңышлы эшләп китсә, сигез үләт базын ябарга җыеналар.

(Балык Бистәсе, 19 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Балык Бистәсендә биологик калдыкларны утилизациягә озату буенча машина эшли башлаган. Терлек үләксәләрен Алабугадагы «Сария» заводына илтеп, эшкәртеп, терлек азыгына кушылмалар ясыйлар.

Районда киртә белән читләтеп алынган полигонда 10 тонна сыйдырышлы ике контейнер куелган. Икенче мартта сигез тонна авырлыкта хайван калдыкларын алып китәргә заявка бирелгән. Өченче мартта Алабугадан машина килгән.

Бүген Балык Бистәсендә 15 үләт базы бар, дүртесе — себер түләмәсе булган терлек белән тулган. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов әйтүенчә, проект уңышлы эшләп китсә, сигез биотермик базны ликвидацияләргә җыеналар. Ул ел саен үләт базларын карап тотуга 924 мең сум акча тотылуын әйтте. Үләт базлары уртача 10-15 елда тула.

«Һәр үләт базы кырыенда 1 километр санитар саклану зоналары. Ул зоналар төзелешкә дә комачаулый. Алар янына якын килеп булмый. Машина утилизациягә алып киткәч, күпкә җайлы инде», — диде Динар Сөләйманов. Терлек асраучылар өчен бу хезмәт бушлай. Аның сүзләренчә, күбрәк ашказан

Дон-Урай авылындагы «Габдриев» КФХ җитәкчесе Илмир Габдриев 1998 елдан бирле фермерлык белән, 2009 елдан терлекчелек белән шөгыльләнгәнен әйтте. Бүген ул фермасында 500 баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 150 баш сыер асрый. Кичә төнлә 15 көнлек бер бозавы үлеп киткән. Бүген машина килеп, контейнерга илтеп салды. Шул контейнер тулгач, Алабугадагы завод машинасын чакырачаклар.

«Авыртты ул бозау, уколлар да ясап карадык, булмады, тумыштан берәр нәрсә булган, ахрысы. Әллә инфаркт, әллә вирус кергән, кем белгән инде. Бу машинаның булуы әйбәт, проблемаларны күпкә киметте. Үләт базы Күлгә авыл җирлегендә 20 км ераклыкта. Бигрәк тә кышын читен иде, юлларны ачарга, тракторын табарга кирәк», — диде Илмир Габдриев.

Ул, шулай ук, хуҗалыгында бер сыеры үлгәнен, ярты сәгатьтән машина төшеп тә җиткәнен әйтте. «Үлем-китем очраклары күп түгел, кайбер сыерлар игезәкләр китерә, шуның хисабына баш саны саклап калына», — диде.

Балык Бистәсе районында 20 мең 960 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шәхси секторда — 7 мең, крестьян-фермер хуҗалыкларында 13 меңнән артык баш терлек асрыйлар.