news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре бодайның «ТАССРның 100 еллыгы» дип аталган яңа сортын чыгарды

Яңа сорт катлаулы комбинацияле, ул авыруларга бирешми һәм югары уңдырышлылыгы белән аерылып тора.

Татарстан галимнәре бодайның «ТАССРның 100 еллыгы» дип аталган яңа сортын чыгарды
архив

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап, шул исемдәге бодай сортын чыгарган. Институт яңа сортка патент алу өчен гариза җибәргән инде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең максат - икмәк пешерергә яраклы, бодайның аксым һәм клейковинага бай булган йомшак сортын чыгару иде. Экспорт базарында нәкъ менә шундый ашлыкка ихтыяҗ зур», - дип сөйләде фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров.

«ТАССРның 100 еллыгы» бодай сортын институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова чыгарган. Аның сүзләренә караганда, яңа сортларны чыгару өзлексез бара, әмма яхшы сортны булдыру өчен 10 елдан артык вакыт кирәк булырга мөмкин. Әйтик, «ТАССРның 100 еллыгы» бодай сорты буенча серкәләндерүне 2010 елда ук үткәргәннәр.

Нурания Василова әлеге сортның катлаулы комбинацияле икәнен, аның составында «Әмир», «Радуга» сортлары һәм башкалар булуын әйтте. Бодайның яңа сорты «көчле» категориясенә керә, чөнки ул авыруларга бирешми һәм аграрийларда популяр булган «Йолдыз» сортын да уздыра.

Хәзерге вакытта институт шәмәхә бөртекле «Надир» дигән бодай сортын сыный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100